Хезмәткә- хөрмәт

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Иске Котыш төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры Колоколова Татьяна Александровна муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән районы территориясендә чуваш халкының милли мирасын саклап калуга һәм гореф-гадәтләрен торгызуга керткән зур өлеше өчен, Чирмешән муниципаль районындагы чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Анисимов Юрий Ивановичка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International