Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдинов муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары итеп сайланды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдинов муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары итеп сайланды.

Район Советының кырык беренче утырышына җыелып, депутатлар район башлыгы тәкъдим иткән әлеге кандидатураны бертавыштан хупладылар.

Утырышта “Чирмешән муниципаль район Советы депутатының статусы турында“ Нигезләмә расланды, мәнфәгатьләр низагы, районның җирле үзидарә органнары кабул иткән норматив булмаган актларның гамәлдә түгеллеген, карарларның һәм эшчәнлекнең законсызлыгын таныган судлар, арбитраж судлар карарлары нәтиҗәләре буенча хокук практикасы мәсьәләләрен карау турында карар чыгарылды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – муниципаль районда балаларның җәйге ялы һәм савыктыруны оештыру йомгаклары хакында иде. 

Депутатлар, район бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлешен 8 миллион 628 мең 600 сумга күбәйтеп, 2018 ел һәм 2019, 2020 еллар бюджеты турында элеккеге карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Бу акчалар төрле максатларга җибәрелә, әйтик шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары алуга – 600 мең, төзелеш блоклары, агач материаллары, цемент алу өчен 739 мең сум акча бирәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International