Халыкара мәктәп китапханәләре көне кысаларында, балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган "Яраткан китапка - бүләк" конкурсына йомгак ясалды. Бәйге йомгаклары буенча Адилә Насыйрова - беренче, Адилә Галимова - икенче, Азалия Нурлыева өченче урын алды. Александр Микушов һәм Айгөл Мөхәммәтҗановалар махсу бүләк ияләре булдылар. Конкурска тапшырылган эшләрдән күргәзмә оештырылды.