Туган як тарихы музее янында беренчеләрдән булып Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы барлыкка килде. Бары безнең Яңа ел мәйданчыгында Кыш бабай өен күрергә була. Мәйданчыкны бизәүдә бөтен коллектив катнашты.
Шулай ук музейда Яңа ел фото рәсемнәреннән күргәзмә әзерләнә. Райондашлардан фотолар көтәбез. Монда һәркем катнаша ала.