2019 елның 14 гыйнварыннан 20 гыйнварына кадәр Чирмешән муниципаль районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

14-20 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, анда машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган.

 

17 гыйнвар көнне район үзәк больницасына Лагерка авылыннан өшегән кыз баланы китергәннәр, тау шуганда аның өстенә кар ишелгән. Зыян күрүчене балалар бүлегенә дәваланырга салганнар.

Әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, Әзербайҗан гражданинын ялган рәвештә учетка куйган Чирмешән кешесен җаваплылыкка тартачаклар.

Узган атна ахырында район үзәк больницасына күкрәк өлешендә киселгән ярасы булган Чирмешән кешесен (ир-ат) китергәннәр. Полиция хезмәткәрләре әлеге уңайдан тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International