Хезмәткә-хөрмәт

2019 елның 22 марты, җомга

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илнар Габдрәшит улы Жамалтдинов һәм баш хисапчы Елена Георгиевна Козлова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Нәтиҗәле хезмәтләре, югары җитештерү күрсәткечләре өчен һәм бәйрәм - Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесендә эшләүчеләр : чистарту корылмалары операторы Владимир Иванович Артемьев, котельный слесаре Рәшит Галимҗан улы Дәүләтшин, электр монтеры Мөхәррәм Фахертдин улы Зөфәров, машина йөртүче Игорь Николаевич Плотников муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Заказчы хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе сантехнигы Якуб Әхмәт улы Сафинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International