Чирмешәндә "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенының төбәк этабы уза

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Чирмешәндә "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенының төбәк этабы уза.

Уеннарда җиде район һәм шәһәрдән (Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спасс, Нурлат, Чистай, Чирмешән) җиде команда катнаша.

Чараны тантаналы ачуда  район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов, генерал-майор Анатолий Малоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин катнашты.

Егетләр 9 конкурста ярыша:

-  «Визитка» конкурсы ;

- Хәрби-тарихи викторина;

- Җиңел атлетика -  60 метрга йөгерү;

-Калашников  автоматынсүтеп җыю;

- Строевой йөрү;

- Төз атучы;

- Көч гимнастикасы;

-  ОЗК кию;

- Топографик карта белән эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International