Татарстан Росреестры Youtube каналында дәүләт хезмәте турында

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында дәүләт гражданнар хезмәтен Татарстан Росреестрында узу турында  видеоролик урнаштырды.

     Видеороликны карагач, Сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт хезмәтенә ничек кереп булганлыгын, безнең ведомстводагы эшнең нинди  өстенлекләре барлыгын, нинди таләпләрне үтәргә кирәклеген, шулай ук безгә нинди юнәлештәге белгечләр кирәклеген белерсез.

     Видеороликны  түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин https://www.youtube.com/watch?v=KfIkXPCZYS4

     Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.  Үз каналын ачып, Татарстан Росреестры гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар куела, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр бирелә һ. б.

     Безнең Татарстан Росреестры  каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International