Алар урманнарыбыз сагында

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Туган як тарихы музеенда урман хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган күргәзмәне ачу  чарасына урманчылар чакырылды.

Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре "Алар урманнарыбыз сагынды" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, яәь хезмәткәрләргә Чирмешәндә урман хуҗалыгы оешу һәм аның беренче оештыручысы Ривкать Мутыгуллин турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә районда Дәүләт урман фонды 36373 гектар мәйдан били, колхоз урманнары хисабына ул 1411 гектарга арткан. Чирмешән районынының 24 % урманна били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International