Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра: Татарстанның 43 районыннан уникаль әйберләр алып киләчәкләр

2019 елның 11 октябре, җомга

Шимбә көнне, 12 октябрьдә,   республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакырабыз.  Ярминкәләр  иртәнге сәгать 6.00дан  эшли башлый һәм аларда  шәһәр  халкы    ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермерлык  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр   14  сентябрьдән  эшли башлады  һәм алар    Яңа  елга  кадәр  атна  саен  булачак. Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  төзелә.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган.    

 Бу атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы  Фән һәм мәгариф  министрлыгы белән  берлектә ярминкәгә  тагын  бер  яңалык  әзерли.   Иртәнге сәгать 7.00дән   агропаркка килүчеләрне  Татарстанның  уку йортлары әзерләгән  ярминкә  көтәчәк.   Татарстанның  барлык    43 районы көллиятләр һәм техникумнар белән, шулай  ук  кызыксынучы  башка  предприятиеләр һәм оешмалар )мәктәпләр, өстәмә  белем  бирү  учреждениеләре) белән  бергә  үз   экспозицияләрен  алып  киләләр.   Шәһәр халкы кулдан  эшләнгән әйберләр, укучылар  тарафыннан  үзләре  укый  торган  территориядә  үстерелгән     һәм консервланган  яшелчә,  җиләк-җимеш продукциясе сатып ала алалар.  

Ярминкәгә  килүчеләр  шулай  ук  яшь төзүче-архитекторларның,  балта  осталарының һәм  тимер  чокучыларның  әйберләрен  дә  сатып  ала алалар.   Ә  Казан радиомеханика  көллияте  студентлары   пенсионерларга  булышалар  – механиклар  төзек  булмаган  көнкүреш электрон җайланмаларын  төзәтеп  бирәчәкләр.    Студентлар  шулай  ук, ил күләмендә    цифрлы  телетапшыруларга  күчүгә  бәйле  рәвештә,  өлкән  яшьтәге  казанлылырга  телевизорларга  өстәмә җайланмалар  урнаштыруда  ярдәм  итү  өчен  заявкалар  алачаклар.  Мәгълүм  булганча, 2019 елның  14 октябреннән     аналог  эфир  телевидениесе эшләүдән туктатылачак.   Шуңа  күрә  ярминкә  вакытында  пенсионерлар  һәм   инвалидлар  Казан  радиомеханика  көллиятенең  тиешле  мәйданчыгында  үз  заявкаларын  калдыра  алалар.     

Чара  кысаларында  җырлы-биюле  мәдәни  программа да  әзерләнә,  ә  муниципаль районнар үзләренең  ярминкә мәйданчыкларында  һәвәскәр  артистлары  башкаруында  җырлар,  биюләр һәм башка  номерлар  белән  чыгышлар  ясаячаклар.   

Гадәттәгечә, ярминкәләр  бизәлеше ягыннан  түбәндәге  номинацияләр  буенча    смотр-конкурс оештырыла: «Иң яхшы  бизәлгән ярминкә   урыны өчен», «Ярминкәнең  мәдәни-массакүләм программасында актив  катнашкан  өчен», «Алып  килгән  иң яхшы   продукция  ассортименты өчен», «Продукция сатудагы иҗади  алым  өчен», «Ярминкә  урынын югары  дәрәҗәдә  оештырган  өчен».

Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы   бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр  һәм алар зур социаль  әһәмияткә  ия.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчеләре   гадәт  буенча  шимбә  көнне  Казандагы  ярминкә  мәйданчыкларында  шәхсән  үзләре  булалар.    

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрнең  адреслары  һәм урыннары  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International