4 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Россиянең көче - халыклар бердәмлегендә" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Районның иҗат коллективлары, район һәм авыл мәдәният йортлары солистлары чыгышлары дуслык һәм бердәмлек атмосферасын ассызыклады. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тамашачыларны матур хореографик номерлар белән сөендерделәр. Фойеда халык иҗаты һәм гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде.