"Караңгыда юлда күрен! " акциясе

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

1нче Чирмешән урта мәктәбенең ЮИД отряды активистлары «Караңгыда юлда күрен! " акциясе үткәрделәр.

      Акция ЮХИДИ бүлеге инспекторы Барабошкин С. Н. җитәкчелегендә узды. Акциянең максаты — юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртү һәм аларны киемдә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга өндәү.

    Балалар яктылыкны кайтаручы элементлар, тематик буклетлар ярдәмендә акциядә катнашучыларны яктылык кайтаргычлар кулланырга һәм куркынычсыз маршрут, җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт итәргә чакырдылар, ә машина йөртүчеләрне тизлек режимын үтәргә өндәделәр.

   Акциядә «Орион» яшьләр үзәге, "Юл хәрәкәте иминлеге "нең Чирмешән профилактика бүлеге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International