Пенсия яшен арттыру аларга кагылмады

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.

Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:

- 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар;

- 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар.

Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата.

Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт.

Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.

«Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International