Чирмешән районында санлы эфир телевидениесе

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
"Россия Федерациясендә телерадио тапшыруларының 2009-2015 елларга үсеше" Федераль максатчан программасы нигезендә, Татарстан Республикасында санлы эфир телевидениесе челтәре төзелә.
Шул сәбәпле Чирмешән районында, район үзәгендә һәм Чирмешәнгә якын урнашкан торак пунктларда  санлы эфир телевидениесе эшли башлады. Районда яшәүчеләр бушлай 10 канал карый алалар:  «1 канал», «Россия1», «Россия 2», «НТВ», «5 канал», «Россия Культура», «Россия 24», «Карусель», «ОТР», «ТВ Центр». Моның өчен DVB - Т2 приставкасы яки шундый приставкалы телевизор сатып алырга кирәк (көнкүреш техникасы кибетләрендә сатыла). Киләчәктә мондый каналлар саны утызга җитәчәк. 
Җайланмаларны көйләү мәсьәләләре буенча РТРС "РТПЦ Республики Татарстан" филиалының Лениногорскидагы цехына 8(85595)2-62-69 яки Казандагы консультация үзәгенә 8(843)200-05-28 шалтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International