2004 елдан башлап, "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында, "Татарстан Республикасының иң яхшы товары" конкурсы үткәрелә. Оештыру комитеты "Татарстан Республикасында иң яхшы товар һәм хезмәт күрсәтү"нең унөченче конкурсын үткәрергә карар кылды. Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырыла. Шулай ук лауреатларга һәм беренче дәрәҗә дипломантларга үз товарларында конкурс логотибын кулланырга рөхсәт ителә.
Конкурста катнашуга заявка 15 февральгә кадәр http://e-mail: smi@tatcsm.ru сайтында, тел. факс (843)279-56-35 номеры яки 420029, Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 24 адресы буенча кабул ителә.