2016 елның 8 мартында Сосновка авылында "Три Сосны - 2016" чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда Чирмешән, Аксубай, Нурлат, Чистай, Шентала районнарынан 100ләп чаңгычы катнашты. Иске Элмәле мәктәбе укучылары: Захаров Игорь, Бодрягин Сергей, Шерматова Ангелина, Колесникова М. И. үз яшь категорияләрендә беренче булдылар. Ә Колесникова Ксения, Микушова Диана, Шерматова Т.С. икенче урын алдылар. Пневматик винтовкадан ату һәм автоматны сүтеп-җыю буенча да ярыштылар. Ярышта катнашучыларны кайнар аш белән сыйладылар.