Планировканы проектлау һәм территорияләрне межалауны проектлаштыру өстендә эшли башлау турында карар

“ЭнергоНефтьПроект” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2018 нче ел 27 нче июнендә 80 нче сан астында язма мөрәҗәгатен караганнан соң, Россия Федерациясе Шәһәртөзелеше Кодексының  46.51 нче мәддәсенә нигезләнеп, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Иске Котыш авылы территориясендә урнашкан “Котыш нефть чыганагын төзекләндерү (3 чират)” (заказчы НГДУ “Нурлатнефть”) объектының  территориясен межалау һәм планировканы проектлау өстендә эшли башлау турында КАРАР БИРӘ:

1. “ЭнергоНефтьПроект”җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Иске Котыш авылы территориясендә урнашкан “Котыш нефть чыганагын төзекләндерү (3 чират)” (заказчы НГДУ “Нурлатнефть”) объектының планировкасын проектлау проектына һәм территорияне межалау проектына керешергә рөхсәт итәргә.

2. Документларны эшләп бетергәннән соң, планировканың проектын  билгеләнгән тәртип буенча барлык кызыксынган оешмалар белән килешетерергә һәм Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә күрсәтергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Интернет челтәрендәге хокукый порталына  (pravo.tatarstan. ru) һәм рәсми сайтына урнаштырырга.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына  йөкләргә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 775.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International