Бүген Космонавтика көне. Моннан 55 ел элек дөньяда беренче тапкыр кеше Космоска күтәрелә. Космосны өйрәнү, галәмгә кагылышлы булган фәнни экспериментлар егерменче гасырның 50 нче елларында көн кадагына куела. Алдынгы державалар үзара "көч сынашалар", ашкынып коралланалар, фәндә яңадан-яңа ачышлар ясала. Шушы сәяси вәзгыять агымында космик киңлекләрне өйрәнү буенча беренчелекне Советлар Союзы яулауга ирешә. Беренче ясалма иярчен очырту, беренче тапкыр тере хайваннар белән ракетаны галәмгә күтәрү һәм ниһаять, беренче тапкыр кешенең Космоста булып кайтуы. Бер сәгатьтән әз генә артыграк булган әлеге очыш фән өлкәсендә искиткеч зур сикереш ясый. Юрий Гагарин исеме тиз арада дөньяның бөтен почмакларында киң таралыш таба.
Шушы тантаналы вакыйга уңаеннан Туймәт төп белем мәктәбендә бүген физика укытучысы Минһаҗева Г.Р. һәм математика укытучысы Вәлиева Р.С. балалар өчен тематик чара үткәрделәр. Алар космик галәмне өйрәнүнең фәнни һәм тарихи әһәмияте турында, Юрий Алексеевич Гагаринның тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук чыгышны ныгыту максатыннан презентация дә күрсәттеләр.

Последнее обновление: 18 октября 2016 г., 10:53