Чирмешән татар халык театры

17 ноября 2011 г., четверг
    Чирмешән татар халык театры 2011-нче елнын 14-нче ноябрендә Казан шәхәрендә узган XI-нче  «Идел-йорт» төбәкара фестиваленең йомгаклау турында катнашты. Коллектив драматург Әхәт Гаффарнын «Язлар моңы» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә Башкортостанның атказанган артисты Венер Закиров һәм тетарның режиссеры Рушания Шакирова куйды. Рольләрдэ: Рушания Шакирова, Венер Закиров, Рәмзия Мохәммәтжанова, Руслан Сөләйманов, Рузилә Миргалимова һәм Илдар Галимовлар уйнады. 
     14 ноябрь кичендә В.И. Ленин исемендәге мәдәният сарае тамашачы белән шыгрым тулы иде. Уйнаучыларны алкышларга күмгән рәхмәтле тамашачы каршында узешчән артистлар да бурычлы булып калмады. Спектакльне бик әйбәт, тамашачы куңеленә үтеп керерлек итеп башкарып чыктылар.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International