Дәрәҗәле ярыш

1 февраля 2012 г., среда
28 декабрь көнне Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар-башкорт милли көрәше буенча зона ярышлары уздырылды.
Районыбыз башлыгы Нурхәмәт Нурулла улы Хамидуллин призына оештырылган ярышларга казан кунагы - Татарстан Республикасы татар-башкорт милли көрәш Федерациясе башкарма директоры Равиль  Гарифуллович  Хайруллин да килгән иде.
Чарада көрәш буенча Рәсәй чемпионы Ильяс Галимов, атаклы көрәшче Ринат Бәдретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин, «Шешмаойл» компаниясеннән Җәлил Мөхәммәтшин, «Агрохимсервис» оешмасыннан Илшат Гөзәеров кебек дәрәжәле кунаклар да катнашты.
Яңа Чишмә, Әлмәт, Аксубай, Чистай, Лениногорск, Чирмешән, Лашман командалары катнашында уздырылган ярышта 99 бала катнашып, Чирмешән командасы Район башлыгы кубыгына лаек булды.
Шушы ук көнне Чирмешән районы буенча татар-башкорт кәрәше Федерациясе оештырылып, Нурхамәт Нурулла улы Хамидуллин рәис итеп сайланды. Башкарма директоры  - район башлыгы киңәшчесе Әмир Сәлим улы Мөгыйзов.
Чара зур оешканлык, югары дәрәжәдә үтте һәм күңелдә матур тәэсирләр калдырды.
Р. Долгополова
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International