Көрәшчеләр киңәште

16 марта 2012 г., пятница
     15нче мартта, район Советы киңәшмәләр залында Чирмешән татар-башкорт спорт көрәш федерациясе рәисе Н.Н.Хамидуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, тренерлар катнашында киңәшмә булып узды. Федерациянең башкарма директоры Ә.Могыйзов бүгенге көндә районда татар көрәшенең торышы, алда торган мәсьәләләр хакында тәфсилле чыгыш ясады.
      И.Закиров, А.Тимирясов лар татар көрәше генә түгел, спорт һәм физкультура өлкәсендә башка проблемалар хакында да чыгыш ясадылар. Район башлыгы Н.Хамидуллин мондый сөйләшүләрнең кирәклеге хакында ассызыклады, көрәш өлкәсендә эшне җанландыру бурычын йөкләде.
     Р.Долгополова
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International