Көрәшчеләр семинары

20 марта 2012 г., вторник
Балалар спорт мәктәбе бинасында авыл җирлекләрендә көрәш алып барырга әзерләнүче тренерлар өчен семинар-укулар уздырылды. Семинар Чирмешән районы татар-башкорт көрәш Федерациясе башкарма директоры Ә.Могыйзов җитәкчелегендә оештырылды. Балалар спорт мәктәбе тренеры И.Закиров көрәш кагыйдәләре хакында чыгыш ясады. Мәктәпнең көрәш секциясендә катнашучы егетләр көрәш алымнарын күрсәтте. Булачак тренерлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап алдылар.
Ел башыннан район көрәшчеләре төрле дәрәҗәдәге җиде ярыштан катнашырга өлгерде. Бүгенгесе көндә Түбән Камада спорт мастеры Д.Галеев истәлегенә узачак турнирга әзерлек  эшләре бара.
Р.Долгополова

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International