Күркәм чара

20 марта 2012 г., вторник
     Гаяз Фәрхетдинов хөрмәтенә уздырылган мини-футбол ярышларында быел районнан алты укучы яшьләр командасы катнашты.
     Турнир елдагыча Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә зурлап, матур итеп оештырылды. Быел инде аның бишенче ел рәттән уздырыулын да исәпкә алсак, бүләкләр тагын да дәрәҗәлерәк иде. Әтисе хөрмәтенә уздырыла торган бу турнирны Вәгыйзь әфәнде үзе дә көтеп ала: «Туган җир белән элемтәмне ныгытучы күркәм бер чара бу минем өчен», - ди ул.
     Һәр команда бишәр мең премия алу белән бергә, истәлекле футболкалар, значоклар белән дә тәэмин ителде. Турнирда катнашучыларның юл, ашау-әчү чыгымнары каплатылды, тренерлар хезмәте дә бәяләнде.
      Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, яхшы тәэсирләр белән киләсе елга өметләр баглап таралышты спорт сөючеләр.
      Р.Долгополова
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International