Герой хөрмәтенә турнир

3 апреля 2012 г., вторник
      Шушы көннәрдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Гали улы Габрахмановның якты истәлегенә багышлап, “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясендә шахмат ярышлары уздырылды. Ярыш район газетасы редакциясе, Башкарма комитетның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге инициативасы белән уздырылды.
      Кармыш авылында туып ускән якташыбыз, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, “Татспецнефтехимремстрой” җәмгыяте профсоюз председателе Фагил Гатиатов матди ярдәм күрсәтте. Турнирны уздыруда район кулланучылар җамгыяте раисе Әбүзәр Мортазин да ярдәм итте.
     Кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, медальләр ярышны тагын да дәрәҗәле итте. Шахмат сөючеләр өчен бу ярыш күптән көтелгән бүләк булды.

     Р.Долгополова  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International