Без­нең ра­йон­да сы­е­рың бул­са – суб­си­дия ала­сың

15 мая 2012 г., вторник

Бы­ел да са­вым  сы­ер­ла­ры  бул­ган авыл  ху­җа­лы­гы  предп­ри­я­ти­е­лә­ре  һәм шәх­си ху­җа­лык­лар бюд­жет­тан суб­си­дия  ала­чак. Аны  май – ав­густ­та,  бер баш сы­ер­га  айга 680 сум  исә­бен­нән би­рә­чәк­ләр.

–Әм­ма мон­да  ал­да­шу бу­лыр­га  ти­еш  тү­гел,  ак­ча  са­вым сы­ер­ла­ры  ас­рау­чы­лар­га  гы­на  бү­ле­нә, – ди­де Та­тарс­тан  Дәү­ләт Со­ве­ты  рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин без­нең  ра­йон­га  эш­лек­ле  сә­фә­ре  ва­кы­тын­да.

–Ак­ча  бюд­жет­тан  би­ре­лә. Бу хак­та  Пре­зи­дент  бе­лән ки­леш­тек,  – дип ку­әт­лә­де аның сү­зен ТР Премь­ер – ми­нист­ры урын­ба­са­ры, Авыл ху­җа­лы­гы  һәм  азык – тө­лек  ми­нист­ры  Ма­рат  Әх­мә­тов.

Ку­нак­лар без­гә вер­то­лет­ка уты­рып кил­де­ләр. Юл уңа­ен­да Иваш­ки­но, Кү­тә­мә һәм баш­ка  кай­бер авыл­лар  янә­шә­сен­дә­ге, ин­де кү­бе­се ях­шы, ма­тур шы­тым­нар би­рү­че иген  кыр­ла­рын кү­зәт­кән­нәр.  Бәя на­чар тү­гел. Әле­гә һа­ва  то­ры­шы  әй­бәт,  өмет­ле. Чә­чү­не ге­нә тиз­рәк  тә­мам­лау  мө­һим.

Са­ми­нов­ка  янын­да,  авыл ху­җа­лы­гы  предп­ри­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре, авыл  җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры кат­на­шын­да  уз­ган фи­кер алы­шу  ба­ры­шын­да  Дәү­ләт Со­ве­ты  рә­и­се  ра­йон­да  фельд­шер – аку­шер­лык  пункт­ла­рын, мәк­тәп­ләр­не, мә­дә­ни­ят учак­ла­рын ре­монт­лау  бу­ен­ча  прог­рам­ма­лар үтә­ле­ше, хез­мәт ха­кын тү­ләү то­ры­шы бе­лән дә кы­зык­сын­ды.

 “Без­дә ба­ры­сы 32 кресть­ян – фер­мер ху­җа­лы­гы бар,  шул исәп­тән 10 га­и­лә фер­ма­сы. Алар­ны  оеш­ты­ру­да, җи­һаз­лау­да  нефть­че­ләр  дә нык  бу­лы­ша, – ди­де  ра­йон баш­лы­гы  Нур­ха­мәт Хә­ми­дул­лин, га­и­лә фер­ма­ла­ры  ту­рын­да  сүз баш­лан­гач.

Сүз уңа­ен­да, рес­пуб­ли­ка­да  га­и­лә фер­ма­ла­ры­ның са­нын  якын  ара­да  ук  мең­гә җит­ке­рү бу­ры­чы  ку­ел­ган.

Ма­рат Әх­мә­тов  бы­ел пар  җир­лә­ре­нә игъ­ти­бар­ның нык ар­та­ча­гын бел­дер­де. Ан­дый  җир­ләр  бар­лык  чә­чү­лек  мәй­дан­на­ры­ның  ун про­цен­тын би­лә­сә  дә зы­ян ит­ми. Тик  ул җир­ләр­не Са­бан  туй­ла­ры­на  ка­дәр ти­е­шен­чә эш­кәр­тү бу­ры­чы  ку­е­ла,  ан­нан  соң да  чүп  үлән­нә­рен  азын­дыр­мау  со­ра­ла. Көз­гә ми­не­раль аш­ла­ма­лар­ны  иң элек  пар җир­лә­ре­нә ка­рап би­рә­чәк­ләр, бу як­тан рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты аша яр­дәм, һич­шик­сез, бу­ла­чак.

“Бы­ел,  кай­бер уҗымнар  һә­лак  бу­лу­ын­да был­тыр нәкъ ме­нә аш­ла­ма­ны  ки­рәк  ка­дәр кер­тә ал­ма­быз­ның да  йо­гын­ты­сы  бар, – ди­де  ми­нистр. – Ан­нан  соң  иген­че­лек­тә кай­бер тех­но­ло­ги­я­ләр­не ар­тык  га­ди­ләш­тер­дек”.

Ка­дыйр  Го­мә­ров.

Гөл­си­рә Шә­ри­фул­ли­на  фо­то­сы. 



Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International