Шыгырдан бизәкләре.

24 июня 2011 г., пятница
Чувашстан Республикасы, Батыр районың Шыгырдан авылында узган II Бөтенрәсәй татар авыллары Сабантуенда быел бездән дә делегатлар катнашты. Чирмешәнлеләр шаккатып кайтканнардыр. Авыл Сабантуемы соң бу, шәһәрнекеме? Ул колачлыгы, ул киңлеге, ул оештырылуы. Дөрес, Сабантуй мәйданының урнашуы безнеңЧирмешәннекеннән байтак калыш. Әлеге дә баягы, элек Чирмешәндә дә була торган хәл- сазламыкта йөреп, аяк киемнәребезне җебеттек. Без генә түгел, бер төркем зур түрәләр дә шул сазламыктан  чыпырдап үтте - зато халык белән бергә.
Мәйданда Сабантуйны ачу манзарасы башлангач, Пермь, Петербург, шул исәптән Татарстан делегациясе транспарантлар күтәреп мәйданга агылды. Ни өчендер мәйдан уртасын кыл кисеп, безгә - мәйданның икенче ягында утыручыларга тамашаны каплап бастырдылар  аларны.
Делегациягә килүчеләрнең аркаларын карап туйгач, Фәрит Хайруллович Мөхәммәтшиннарның да шунда, Чувашия Президентлары белән бергә булуын ишеткәч, без үзебезчә ял итәргэ дип, уеннар оештырылган якка киттек. Сабантуена хезмәт күрсәтергә Норлатлар килгән. Милли йортлар, җыр-бию белән. Норлатлар концерт куйган җирдә халык гөҗ,  килә. Чиләк белән су ташу  ярышында мин дә катнаштым. «Чирмешән, давай, давай» - дип ызындаш районнан танышлар миңа көч биреп торды. Түләүле уеннар бихисап, аттракционнарны йөреп бетерерлек түгел. Бәләкәй вагоннар таккан бәләкәй поездларга хәтле бар. Бала-чага рәхәтләнде, әти-әниләрнең акчасы гына житсен. Көрәш мәйданы, атлар чабышы ипподромы...
Минем Шыгырданда икенче тапкыр булуым. Студент вакытта кунакка кайтуымы санамыйм. Бу яклардан бергә педучилищеда укыган кызлар күп. Фәния дигәне белән бигрәк тә дус идек.  Матур, бай, затлы авыл. Ул хакта күп яздылар инде. Эшмәкәрләр авылы да дип, Шыгырдан психологиясе дә дип. Ә мин аны безнең татарның оазисы  дип тә атар идем.
Кешеләре генә түгел, йортларының төзелеше, бизәлеше башка. Ачык төсләр күп: сары, яшел, ак, шәмәһа. Колакларда олы алтын алкалар, купшы киемнәр. Төз гәүдә, горур күтәрелгән башлар. Үз бәяләрен белеп яшәүче кадерле  халык.  Алар үзләре өчен эшли.  «Ил байлыгы өчен тырышыгыз» - дип, аларга сүз кушучы юк. Бай халыкның иле дә бай. Купшы йортлар салган кешеләрнең авылы да купшы. Хыялым тормышка ашты -   урамнырын иңләп йөрдем. Болгардагы Җэмигь мәчете күчермәсе саналган “Өч сәһабә” авыл мәчетендә булдым.  Могҗиза …    6 меңгә якын кешесе булган Шыгырданда 7 мәчет, берничә мәктәп. Хоккей мәйданчыгын эшмәкәрләр бозландыра. Кышын кич саен биш йөзләп кеше тимераякта шуа ди биредә, бу үзенә күрә яшьләрнең танышу, кавышу урыны да …   Язып бетерерлек түгел, сокланып туярлык түгел. Шыгырданда каласы килә. Ник алай икән?

   Р.Мөхәммәтҗанова
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International