Чирмешәннән Шакиров Әсхать Шәһит улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 1 сентябрендә Чирмешәннән Шакиров Әсхать Шәһит улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.
 Әсхать Шәһит улын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова,  район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева килде.
Рәмзия Долгополова юбилярга  Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.
Бөек Ватан сугышы елларында барлык ир-атлар да яу кырына киткәч, колхоз эше  хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Әсхать бабайга да бик яшьли комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә туры килә. Соңрак ул Чистай техникумында белем ала. Озак еллар ПМКда эшли,  район авылларына суүткәргечләр сузалар.
Әсхать Шәһит улы тормыш иптәше Камилә әби белән 62 ел тату гомер итәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар 13 оныкның һәм 10 оныкчыкның яраткан әбисе һәм бабасы. Юбилей табыны артында бу туганнарның  күпчелеге җыелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International