2017-2018 елларда Татарстан Республикасы территориясендә халыкка вакцина ясау турында

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

2017-2018 еллар эпидемия сезонында Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты, КДМУның балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин хәбәр итте.

“Бу эпидемия сезонының үзенчәлеге – 2009-2010 елларда булган А(H1N1) грипп вирусы таралуда. Бу авыр грипп, үлем очраклары булды. Вакцина ясаткан бер кеше дә авырмады. Прививка ясатучылар сирәк авырыйлар, авырган очракта да җиңелчә уздыралар. Үлүчеләрнең берсенә дә гриппка каршы вакцина ясалмаган булган”, - дип билгеләп үтте спикер.

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International