Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында клуб ачылды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында яшәүчеләр өчен быелгы сентябрь ае сөенечле вакыйга белән исләрендә калыр – бер көнне бу ике авылда “Авыл клубы” республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачтылар.

 

50 урынга исәпләнгән мәдәният йортын бик тиз өлгерткәннәр, барысы да сыйфатлы һәм зәвык белән эшләнгән.

Район җитәкчесе төзүчеләргә объектны кыска вакытта тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде, мәдәният йортының буш тормавын, мәдәни чараларның ешрак узуын теләде.

Якташларыбызның шатлыгын уртаклашырга республика башкаласыннан да кунаклар - Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан Илдус Насыйров һәм Мәдәният министрлыгы вәкиле Диана Хасәнова килде. Диана Рөстәм кызы республика җитәкчелеге исеменнән мәдәният йортына музыкаль җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Яңа мәдәният йортында тамаша залы, сәхнә, артистлар бүлмәсе һәм китапханә урын алган.

Бу көнне Андреевка авылы халкы да түземсезлек белән көтте. Тантанада катнашкан район башлыгы авыл халкын бүгенге бәйрәм белән котлап, әлеге мәсьәләгә дә тукталды, проблема хәл итү юлларын эзләү турында әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International