Югары Кәминкә авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән "Без Тукайлы халык" темасына "Тамчы шоу" уздырдылар. Аны уздыруның максаты: укучыларның Тукай иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту һәм балаларда китап укучы мәдәниятын үстерү.
Укучылар уенга яхшы әзерлек белән килгәннәр, сорауларга икеләнмичә җавап бирделәр. Уен ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.