26 сентябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре беренче Чирмешән мәктәбенең 9 класс укучылары белән "Мин һөнәр сайлыйм" темасына чара уздырдылар. Китапханәчеләр чара барышында һөнәрләр барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Укучыларга ничек һөнәр сайлау, бүгенге тормышта кирәкле һөнәрләр турында тестлаштыру уздырдылар. Укучыларга һөнәрләр турында китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.