27 сентябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре икенче Чирмешән мәктәбендә, актер, язучы, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан, "Тинчуринның сүнмәс йолдызы" темасына әдәби сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр драматургның тормыш юлының кызыклы фактлары турында сөйләделәр, китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.