Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 15 яшь әнигә “Ана капиталына” сертификатлар тапшырдылар.
Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр.
Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Быел әлеге программаның гамәлгә ашырылуына 10 ел булды. Беренче сертификатларны 2017нче елда тапшырганнар, шул вакыт эчендә районда аңа 1275 кеше ия булган. Быел ана капиталына сертификатларны 48 кешегә тапшырганнар.