Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе бәйрәмнәре алдыннан туган як тарихы музеенда, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән "Мин бу җирне Ватан дип атыйм" исемле рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Тантаналы шартларда конкурс җиңүчеләренә истәлек бүләкләре тапшырылды. Бу эшләр ике ай дәвамында музейга килүчеләрнең күзләрен иркәләде.