Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының өлкән класс укучылары белән, начар гадәтләрне профилактикалау максатында, "Сәламәт тормыш рәвеше" темасына тәрбия сәгате уздырылган. Китапханәчеләр кальян, электрон сегарет һәм насвайның кеше сәламәтлегенә зыяны турында сөйләделәр һәм медиапрезентация күрсәттеләр. Чара барышында анкеталаштыру да уздырылды.