6 декабрьдә Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе үзенең 48 еллыгын билгеләп үтте.
Мәктәпнең туган көненә кунаклар күп килде. Кич буе җыр-музыка тынмады. Мәктәпнең хореография, вокал, фольклор бүлекләрендә укучылар концерт номерлары күрсәтте.