«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп Әгъзам Гобәйдуллин сайланды

2017 елның 22 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XII съездында катнашты.

Чара «Корстон» КСККда узды.

Съездны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе урныбасары Владимир Козонков ачты.

Ул хәбәр иткәнчә, 956 муниципаль берәмлектән съездга 946 кеше килгән.

Аннары «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйт Шакировның съезд адресына «сәламәтлеге аркасында» формулировкасы белән рәис вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуын сорап язган гаризасы игълан ителде.

Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелде – вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату турында һәм Ассоциациянең яңа рәисен сайлау турында.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы, съездның хисап комиссиясе рәисе  Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, съезд уздыру турындагы карар Муниципаль берәмлекләр советы  президиумы тарафыннан 12 декабрьдә кабул ителгән.  

Аннары делегатлар «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйт Шакировның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә буенча тавыш бирде. Карар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителде.

Делегатлар алкышлары белән Минсәгыйт Шакировка республикада муниципаль хакимият торгызуда керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.   

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буенча Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев сүз алды. Ул Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин кандидатурасын яңа рәис вазыйфасына тәкъдим итте.   

Әгъзам Гобәйдуллин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп бертавыштан сайланды. Җавап сүзендә ул белдерелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде һәм республикада җирле үзидарә системасын камилләштерү өчен бөтен көчен куячагын белдерде.

Съезда барышында нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөгелмә  муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International