Чирмешән муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Чистай шәһәрендәге "Раздолье" сәламәтләндерү комплексына юлламалар барлыгын хәбәр итә.
21 көнлек смена 29 январьдә башлана, 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Юллама һәм юл бушлай! Мәгълүматлар өчен телефон: 2-54-89.