24 январьдә Мордва Афонькәсе авылыннан Лашманова Мария Егоровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мария Егоровнаны бәйрәме белән  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяевлар котлады. Аңа  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар ирештерделәр  һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Мария Егоровна тумышы белән Шешминка авылыннан.

-17 яшемнән алып пенсиягә чыкканчы туган авылымда, колхозда сыер савучы булып эшләдем.  Ике тапкыр кияүгә чыктым, ирләрем икесе дә үлде, балаларыбыз булмады.  86 яшемдә Мордва Афонькәсе авлында Иван Ильич белән яши башладым, - ди юбиляр.

Уңган-булган, энергиясе ташып торучы Мария Егоровна  һәм Иван Ильич хуҗалык эшләрен үзләре башкара, тавыклары бар, карны да үзләре чистарта. Бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Социаль хезмәткәр дә булышып тора. Иван Ильичның балалары, оныклары кунакка еш кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International