Чирмешән районында халык җыеннары башланды

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Район җитәкчелегенең халык белән беренче очрашуы Иске Котыш авыл җирлегендә узды.
Халык җыенында  район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.
Иске Котыш авыл җирлеге  Иске Котыш, Яңа Котыш һәм Красная Поляна авылларын берләштерә. Биредә 210 йортта 523 кеше яши. Җирлектә руслар һәм  мордвалар яши, берничә генә татар һәм чуваш та бар. 
2017 елда 5 бала туган, 2016 ел белән чагыштырганда 4кә күбрәк. Үткән ел 10 кеше үлгән, 2016 – 11. 
Мәдәният. 2016 елда “Лемзер” мордва ансамбле оешкан. 2017 ел да алар Республика конкурсларында катнашканнар.
Авыл хуҗалыгы. 2018 елның 1 январена алынган мәгълүматлар буенча шәхси хуҗалыкларда 20 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 88се савым сыеры, 602- дуңгыз, 39 – сарык,  23 – кәҗә,  6 – ат,  2821 баш төрле кошлар һәм 148 оя умарта.
2016-2017 елларда авыл җирлегендә 4 гаилә мини-ферма төзү программасына катнашты.  2  хуҗалык 200әр мең сумлык, икесе 120шәр мең сумлык субсидия алды, шулай ук район бюджетыннан бушлай керамзит блоклар да бирелде.
Җирлектә ике крестьян-фермер хуҗалыгы – Митякин Сергей Михайлович һәм Тепсуркаев Висхан  Абдулхамидович.
2017 елда шәхси хуҗалыклар 121930 литр сөт сатканнар, бу 2016 елгыдан 27050 литрга күбрәк.
Үзсалым. 2017 елда үзсалым акчалары хисабына түбәндәге эшләр башкарылды:
Иске Котышның Свижухин урамындагы күпер ремонтланды;
Иске Котыш авылының Ленин урамы юлларына ремон ясалды.
2017 елгы үзсалым акчалары тулысы белән тотылган.
Халык алдында яңа инвестор Тепсуркаев Висхан Абдулхамидович чыгыш ясады. Инвестор 2 мең гектардан артык ташландык җирләрне эшкәрткән, 330 гектарда көзге бодай чәчкән, авыл хуҗалыгы техникалары сатып алган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде. ДОКЛАД
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында   http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm  сайтында белергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International