Балалар сәнгать мәктәбенең Лашман бүлекчәсе укучылары "Беренчелек" Бөтенроссия иҗади конкурсының декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә катнаштылар. 3 класс укучысы Камалова Камилә җиңүче дипломы белән бүләкләнде, укытучысы Шафикова Рәмзия Ринат кызына рәхмәт хаты тапшырдылар.