2018 ел Россиядә Толстой елы дип игълан ителде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бу уңайдан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәүге чара уздырдылар. Китапханәчеләр биредә яшәүчеләрне рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, өлкәннәргә аның китапларын да тәкъдим иттеләр.