Лашман авыл җирлегендә халык җыеннары

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Әмир һәм Лашман авылларында халык җыеннары узды.
Халык җыенында  район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйваларын башкаручы Илфат Шәйдуллин һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.

Лашман авыл җирлегенә керүче Әмир һәм Лашман авылларында 660  йортта 1578 кеше яши. 2017 елда  12 бала туган, 34 кеше үлгән.

2017 елда дәүләткә 326500 литр сөт сатылган.

Мини-ферма төзү программасында 11 хуҗалык катнашкан, 5 гаилә документлар әзерли.

2017 елда җыелган үзсалым акчасына урам яктырткычлары урнаштырылган, хезмәт күрсәтелде,  каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыю урына төзекләндерелде,  кыш айларында урамнарны кардан чистартуга тотылды.

Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Айрат Фәссахов 2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде. 
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында   http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm

Районның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.

Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International