9 февральдән 27 февральгә кадәр "Юннат - 2018" кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен V төбәк фәнни-практик экология конференциясенең муниципаль этабы узды. Бәйгенең заочный турына 10 мәктәптән 20 эш тәкъдим ителде. Очный турга узган 9 укучы 27 февральдә үз эшләрен якладылар.
Иске Элмәле мәктәбенең 3 класс укучысы Кваков Айвенго (җитәкчесе Тузова Алевтина Леонидовна) беренче булды.
Чирмешән лицееның 4 класс укучысы Латыйпова Айзилә (җитәкчесе Зөфәрова Фәндилә Таһир кызы) икенче урында.
Чирмешән лицееның 1 класс укучысы Хайдаров Данис (җитәкчесе Сөләйманова Разыя Талип кызы) һәм шул ук мәктәпнең 1 класс укучысы Яруллина Зөһрә (җитәкчесе Мөхәмметшина Гөлфирә Минәхсән кызы) өченче урын алдылар.
Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды.
Җиңүчеләр эшләрен Яр Чаллы шәһәрендә төбәк этабында тәкъдим итәләр.