Математика фәненнән профиль дәрәҗәсендә бердәм дәүләт имтиханнары бирергә җыенучы 11 класс укучылары нәкъ имтихандагы кебек сынау үттеләр. Бу сынауда 73 чыгарылыш класс укучысы катнашты.
Быелгы сынауда бердәм дәүләт имтиханнары материаллары комплекты тулысы белән укучылар алдында аудиториядә үк пичәтләнәчәк – принтердан чыгарылачак. Әлеге сынау рәвешендәге имтихан укучылар өчен дә, оештыручылар өчен дә репетиция булды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы буенча оештырылган.