Укучыларның белемен тикшерү максатында 12 апрельдә 10 сәгатьтә Чирмешән лицее базасында 7-8 класс укучылары арасында рус теле һәм математика фәннәре буенча диагностик тестлаштыру уздырдылар.
Мониторингта 25 мәктәптән 475 укучы катнашты, тестлаштыруны оештыруга 36 кеше җәлеп ителде. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле була.