"Җиңү язы"

2018 елның 4 мае, җомга

Бүген районда "Җиңү язы" исемле чара узды.  Ул Әфган һәм Чечен җирләрендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен  оештырылды. Әлеге чараны район инвалидлар оешмасы,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, туганяк тарихы музее, "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән бүлекчәсе һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәт ветераны Наил Котбиевлар узлырды.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Ббилгесез солдат һәйкәленә  чәчәкләр һәм винок салдылар, туган як тарихы музеенда һәм тарихи валда булдылар. Валда спорт уеннары оештырылды,  шунда "солдат боткасы" ашадылар һәм сомавар чәеннән авыз иттеләр. Кунакларга азык-төлек пакетлары да тапшырылды.

20018 елның 1 июлендә тагыш очрашырга сүз куештылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International