Чирмешәндә эшмәкәрләр һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында футбол буенча матч узды
2018 елның 30 мае, чәршәмбе
26 май - Россия эшмәкәрләре көнендә Чирмешән лицееның спорт мәйданчыгында эшмәкәрләр һәм муниципаль хезмәткәрләр ("Трудовой резерв") арасында футбол буенча матч узды. Уен "Трудовой резерв" файдасына 7:2 исәбенә тәмамланды.