Район мәдәният йортында балачак бәйрәме узды. Урамда суыграк булса да, мәдәният йортында кызу иде. Тамаша залында Тоша белән Гоша балалар катнашында концерт оештырды. Бинада төрле оешмалар мәйданчыклар ачып балаларга төрледән-төрле уеннар тәкъдим иттеләр. Бәйрәмне яшьләрнең ял итү үзәге, район мәдәният йорты һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырды.