Чирмешәнлеләр "соры" хезмәт хакы турында "Халык контроленә" хәбәр итә ала

2018 елның 3 июле, сишәмбе

 Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конверт»та бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин.
Бу эшчеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен законда каралганча рәсмиләштермәүче, «соры» хезмәт хаклары түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә ярдәм итәчәк. Бер үк вакытта рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар түләүне арттыру мөмкинлеге туачак.
Мондый фактлар турында «Халык контроле»нең «Соры» эш базары» бүлегенә хәбәр итәргә була. Аның «Хезмәт хакы түләүнең яшерен төрләре» һәм «Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» дигән категорияләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International